erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавируска каршы чикләүләрне катгыйландыралар

11 октябрьдән Татарстанда ковид буенча чикләүләр катгыйлана

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавируска каршы чикләүләрне катгыйландыралар.

Яңа өстәмә чикләүләр 11 октябрьдән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итте республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Кызганыч, эпидемиологик вазгыять яхшырмый. Кайбер төбәкләр мисалында күреп торасыз, халыкның сәламәтлегенә һәм тормышына янаган куркынычларны киметү өчен өстәмә чаралар таләп ителә», — диде Лилия Галимова.

11 октябрьдән кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары тамаша залларын 50 процентка гына тутыра алачак, 500дән дә күбрәк кеше кертү тыела. Түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:

-     Барлык хезмәткәрләр, шулай ук чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавирустан прививка ясатырга тиеш;

-     18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганын раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;

Спорт һәм физкультура, күңел ачу, мәдәни чаралар уздырганда тамаша залындагы урыннарның 50 проценттан да күбрәге тулмаска, 500дән дә артык кеше булмаска тиеш. Шулай ук түбәндәге шартларны үтәп әлеге чараларны тамаша залын 70 процентка тутырып үткәрергә була:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

-     Барлык хезмәткәрләр, чараны оештыруда катнашучы башка кешеләр коронавируска каршы прививка ясаткан булырга тиеш. Вакцина ясатуга медицина ягыннан каршы күрсәтмәләре булган һәм аларны медицина белешмәсе белән раслаган кешеләргә искәрмә ясала.

-     18 яшьтән өлкәннәр ковидка каршы вакцинация узу турында QR-код яки алты ай эчендә ковид белән авырганы раслый торган белешмә булганда гына чарага кертелергә тиеш;

-     Чараны һәм аны үткәргәндәге профилактик чараларны ТР Оператив штабы белән 30 көн кала килештерү.

Моннан тыш, кунакханәләр, хостеллар номерлар фондын 50 процентка кына тутырып эшли ала. Әгәр барлык хезмәткәрләр дә ковидка каршы прививка ясаткан икән, номерларны тулысынча тутырырга була.

Җәмәгать туклану урыннарына, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес-үзәкләргә, аквапаркларга, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә COVID-19га каршы вакцинация узуны раслый торган QR-кодларны күрсәткәч кенә кереп булачак.

Коронавируска каршы вакцина ясатмаган яки соңгы алты айда ковид белән авырмаган 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/07-10-2021/11-oktyabrd-n-tatarstanda-kovid-buencha-chikl-l-r-katgyylana-5840414

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X