erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавируслы авыру госпитализациягә кадәр изоляциядә булган

Казанда Франция гражданины хакимияткә үзенең килүе турында үз вакытында хәбәр иткән һәм башка кешеләр белән элемтәдә булмаган.

Татарстанда Франция гражданинында коронавирус ачыклаганнар. Моңа кадәр ул үзлектән изоляциядә булган һәм башка кешеләр белән элемтәгә кермәгән. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Ул бик грамоталы, ул үз-үзен изоляцияләү турында төгәл мәгълүмат бирде. Аның изоляция өчен урыны булган. Бу урынны хәзер эшкәртү бара», - диде Фазлыева.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыТатарстанда коронавирус ачыкланган беренче пациентның йогышлы авырулар хастаханәсендә изоляцияләнүен хәбәр иткән иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ТР Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус инфекциясенең 21 очрагы теркәлгән.

Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайтучылардан 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына хәбәр итү һәм ике атналык карантин үтү сорала.

https://tatar-inform.tatar/news/health/18-03-2020/tatarstanda-koronavirusly-avyru-gospitalizatsiyag-kad-r-zlekt-n-izolyatsiyad-bulgan-5729869

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X