erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда коронавирусның 43 яңа очрагы ачыкланган
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирусның 43 яңа очрагы ачыкланган

Әлеге исемлектә Арча юк.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 43 яңа очрагы ачыкланган. Аның 6сы – читтән кайтарылган, 37се – контактлы.

22 кеше хасатаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп очраклар Казанда (15) һәм Яр Чаллыда (13) теркәлгән. Тукай районында – 3 очрак, Югары Ослан, Зәй районнарында – 2шәр, Азнакай, Бөгелмә, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Спас, Ютазы районнарында – 1әр очрак.  Исемлектә Арча булмавы сөендерә.

Барлыгы 3июльгә Татарстанда COVID-19 ның 22558 очрагы теркәлгән.

Барлык чорда 20297 кеше савыкты, аның 28е – соңгы тәүлектә.

 


Нет комментариев