Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирусның 48 яңа очрагы теркәлгән

    Арча районында соңгы тәүлектә коронавирус очрагы ачыкланмаган.

    25 октябрьгә Татарстанда СOVID-19ның 48 яңа очрагы ачыкланган, аларның 3се - читтән кайтарылган, 45е - контактлы. 12 кеше хастаханәгәсалынган, 36 кеше өй шартларында дәвалана.

    Яшь категориясе буенча иң күп очрак 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәргеләр арасында күзәтелә - 16 очрак. 50 дә 60ка кадәр яшь аралыгында - 14 кеше. 

    Реклама

    Казанда 22, Яр Чаллыда - 7, Югары Осланда - 4, Түбән Камада - 3, Норлат, Әлмәттә - 2шәр, Актаныш, Буа, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Спас, Тукай районнарында 1әр очрак ачыкланган. 

    Барлыгы Татарстанда 25 октябрьгә 8145 коронавирус очрагы теркәлгән. Барлык вакыт эчендә 6926 кеше дәваланган, шул исәптән соңгы тәүлектә - 9 кеше. 

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: