Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирустан 16 нчы кеше үлгән

    Пациент 25 июньдә вафат булган. Экспертиза нәтиҗәсендә үлемне коронавирус инфекциясе китереп чыгаруы расланган.

    Реклама

    Ул 1957 елда туган Яр Чаллы кешесе. Авыру 22 июньдә Яр Чаллы йогышлы чирләр хастаханәсенә авыр формадагы ике яклы пневмония белән салынган булган. Аның хроник чирләре, шул исәптән йөрәк-кан тамырлары авырулары булган.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: