erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда меңнән артык ишегалдының план-схемасы буенча фикер алышу булды

Татарстанның меңнән артык ишегалдын төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Бу хакта «Безнең ишегалды» президент программасы порталында хәбәр ителә.

Апрель һәм май дәвамында план-схемалар dvor.tatar сайтында чыкты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкның фикерен исәпкә алуны программаның мөһим принцибы итеп билгеләде. Эпидемиологик вазгыять аркасында төзекләндерү проектлары буенча иҗтимагый фикер алышу интернет аша узды.

12 майда тәмамланган иҗтимагый фикер алышулар вакытында татарстанлылар төзекләндерү схемаларына 5,5 меңнән артык комментарий калдырган. Барлык тәкъдимнәр муниципалитетларга җибәрелде. Мөрәҗәгатьләрне эшкәрткәннән соң, муниципаль проектлаучылар план-схемаларга үзгәрешләр кертәчәк һәм dvor.tatar сайтында ишегалларын төзекләндерү планнарының финал версияләрен тәкъдим итәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов, дөньядагы катлаулы икътисадый хәлгә карамастан, «Безнең ишегалды» программасы 5 ел дәвамында тулысынча төгәлләнәчәк — программага кертелгән барлык ишегаллары да төзекләндереләчәк, дип белдерде.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X