erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда мәктәп укучылары дистанцион укуга күчәрме?

Роспотребнадзор аңлатты

Татарстанда мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерергә җыенмыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина әйтте.

– Бездә коронавирус йоктырган 25 укытучы һәм 7 укучы теркәлде. Чирләүче укытучыларның күбесе – Казанныкы, Питрәч, Лаеш, Нурлат, Чаллы һәм Әлмәттән дә бар. Ике бала терелде инде, мәктәпкә чыктылар. Бишесе – карантинда. 400 мең укучы арасында мондый сандагы очраклар булу калган барлык укучыларны да дистанцион укуга җибәрергә дигәнне аңлатмый, – диде ул.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балалар дигәннән, җәйге лагерьларда ял итү вакытында чир йоктыру очраклары күзәтелгәнме? Марина Патяшина бу сорауны да шәрехләде.
– Җәйге сәламәтләндерү урыннарын куркып кына ачкан идек. Лагерьга инфекция кертүне булдырмас өчен күп чаралар күрелде. Алар ябык режимда эшләде, ата-аналар килмәде, хезмәткәрләр лагерьдан китмәде. Массакүләм чаралар булмады, барысы да ачык һавада уздырылды. Коронавирус белән чирләүче балалар һәм лагерь хезмәткәрләре юк, – диде ул.

 http://agryz-rt.ru/news/mgarif/tatarstanda-mktp-ukuchylary-distantsion-ukuga-kchmyachk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X