erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда мәктәп укучыларын өйдә торып укуга күчерү мәсьәләсенә ачыклык кертелгән

Татарстан мәктәпләре гадәттәгечә эшли, бүгенгә аларны дистанцияле укуга күчерүнең бернинди дә зарурилыгы юк. Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина матбугат конференциясендә шулай дип белдергән ("Ватаным Татарстан",Казан).

 

Аның әйтүенчә, әлегә республикада тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк. Чир йоктырган бала ачыкланса, тулы бер уку йорты түгел, ә аерым сыйныф кына карантинга җибәрелә. 20 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, 19 сыйныф (Казанда – 8 сыйныф, Кама Тамагында – 4 сыйныф, Азнакайда – өч сыйныф), Түбән Камада һәм Яңа Чишмәдә – 2шәр сыйныф), барлыгы 367 укучы – карантинда.
“Мәктәпләрнең ковидка каршы чараларны үтәвенә җитди контрольлек алып барыла. Фильтрлар, балаларны сыйныфлап карантинга җибәрү, аерым туклану, аерым тәнәфесләр – болар барысы да җитди игътибар үзәгендә”, – дип йомгак ясаган сүзенә Патяшина.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

1

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X