erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә

7 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 7 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла. Төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. 

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде. Ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде.

Шул рәвешле, 7 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:07 дип билгеләнгән), ә 8 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:08 дип билгеләнгән).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз", диелгән Диния нәзарәте хәбәрендә. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X