erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда нинди пособиеләр түләү туктатыла?

Бу 2022 елның гыйнвареннан булачак.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан кайбер түләүләр һәм пособиеләр билгеләүне туктата.

Бу министрлыкның бериш вәкаләтләре Россия Пенсия фонды Татарстандагы бүлегенә күчүгә бәйле. Шулай итеп, яңа елдан медицина полисына ия булмаган балалы гражданнарга авырып китү, бала тудыру очракларында, оешма бетерелү сәбәпле эшеннән китүчеләргә дәүләт пособиеләре;  баланы гаиләгә тәрбиягә алганда, хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган пособие, хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие;  инвалидларга (инвалид балалы гаиләләргә) ОСАГО килешүе буенча түләүне компенсацияләү; Чернобыль АЭСында һәм башка техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә, репрессиягә дучар булып, соңыннан акланган затларга компенсация түләүләре; коммуналь хезмәтләргә компенсация, хәрби хезмәттә имгәнү сәбәпле инвалид калучыларга, һәлак булган (үлгән) хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре әгъзаларына торакны ремонтлауга акча, бу категориядәге кешеләрнең балаларының җәйге ялын үткәрүгә пособиеләрне Пенсия фонды бүлегеннән алу мөмкинлеге ачыла.

Министрлыкта әйтүләренчә, бу халык өчен бик уңайлы булачак, Пенсия фонды бүлегендә кирәкле барлык мәгълүматларның булуы кешеләрне төрле оешмалардан белешмәләр җыю мәшәкатеннән коткарачак, дип яза Ватаным Татарстан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com/ru

Тулырак: http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/tatarstanda-2022-elny-1-gyynvarynnan-kayber-tllr-m-posobielr-bilgel-tuktatyla

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X