erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда перчаткаларны мәҗбүри кию туктатыла

Битлек кию мәҗбүри булып кала

17 августтан башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә перчатка кию гамәлдән чыгарыла. Бүген бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». «Перчаткаларны мәҗбүри кию туктатыла. Мөрәҗәгатьләр бик күп. Без аңлыйбыз, бар җирдә дә куллар өчен антисептиклар бар, бу булырга тиеш тә. Алар булган җирдә без перчаткаларны мәҗбүри киюне бетерәбез», — диде ул. Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында элеккечә үк битлек кияргә кирәк булачак. Алдарак 17 августтан республикада театр, кино, концерт заллары һәм цирк эшли башлаячак, дип хәбәр иткән идек.  Фото: «Татар-информ» Автор: Йолдыз Низамиева
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/tatarstanda-perchatkalarny-mbri-kiyu-tuktatyla

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X