erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда пропуск режимы кабат кертелерме?

Татарстан Хөкүмәтендә Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында пропуск системасына кире кайту мәсьәләсе хакында фикер алышмыйлар. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә пропускларны кире кайтару мәсьәләсе хакында фикер алышулар үткәрелми», — дип белдерде спикер.

Ул Европа илләрендә коронавируска бәйле вазгыятьнең начараюына игътибар юнәлтте, шуның аркасында яңа чикләүләр кертергә туры килә. Татарстанда бул хәлгә юл куймас өчен, республикада яшәүчеләр Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) таләпләрен катгый үтәргә тиеш, дип искәртте Галимова.

«Без битлек һәм дистанция режимын сакларга чакырабыз. Бездә хәзер рейдлар башланды. Бәлки тикшерүчеләрнең җәмәгать транспортында йөрүе кемгәдер ошап та бетмәс. Тагын бер тапкыр кабатлыйм — бу тикшерүчеләргә түгел, безнең һәркайсыбызга кирәк», — диде ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сентябрь рейдлары вакытында Казанда 3 меңгә якын автобус пассажирының битлек кимәве ачыкланган иде. Бу җәмәгать транспортында тикшерүләрне активлаштыруга бер сәбәп булды. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X