erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда санкцияләр шартларында эшкуарларга ярдәм итү өчен кайнар линияләр эшли

Белегез һәм кулланыгыз.

Татарстан Прокуратурасы һәм Милли банк эшкуарлардан мөрәҗәгатьләр кабул итә. Алар күзәтчелек һәм контроль органнарының эшкуарларга карата үткәрелә торган чаралары турында хәбәрләр кабул итә. Шулай ук эшмәкәрләр кредит оешмалары гамәлләре белән бәйле мөрәҗәгатьләр калдыра ала.

Татарстанда 8(843) 291-18-81, 8(843) 291-19-25, 8(843) 291-18-23 телефон номерлары аша күзәтчелек ведомствосы белгеченнән консультация алырга яки хокук бозулар турында хәбәр итәргә мөмкин. Кайнар линияләр тәүлек буе эшли.

Россия Банкында да гражданнар өчен дә, эшмәкәрләр өчен дә кайнар линия эшли. Элемтә үзәгенең телефоннары - 8 800 300-30-00 (Россия төбәкләреннән шалтырату өчен бушлай) һәм 300 (кәрәзле оператор абонентлары өчен бушлай).

Финанс продуктлары һәм хезмәтләре турындагы мәсьәләләр буенча Россия Банкы белгечләре белән шулай ук «ЦБ онлайн» кушымтасында да элемтәгә керергә мөмкин. Чаттагы операторлар катлаулы ситуациядә алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген киңәш итә ала һәм һ.б.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әгәр гражданнар яки юридик зат теләсә нинди финанс оешмасы аларның хокукларын боза дип саный икән, Россия Банкының рәсми сайтында интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать калдырып була.

Россия Банкы сайтында шулай ук «Меры защиты финансового рынка» бүлеге бар. Анда финанс системасы эше турында еш бирелә торган сорауларга җаваплар, икътисадны яклауның махсус чаралары буенча аңлатмаларны укырга мөмкин. Бүлеккә кризиска каршы гамәлдәге программалар (әйтик, шәхси эшмәкәр өчен кредит каникуллары), чит ил белән бәйле акча күчерү һәм түләүләр, банк карталарыннан файдалану турында мәгълүмат тупланган. Хәбәрләр даими рәвештә килә торган сораулар нигезендә яңартыла

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-sankciyalar-sartlarynda-eskuarlarga-yardam-itu-ocen-kainar-liniyalar-esli-5852799

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X