erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Россиядә сәламәтлек саклау җиһазларын яңартырга 550 млрд сум бүленәчәк

Программаны тормышка ашыру кысаларында поликлиника, хастаханә һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен яңа техника белән җиһазлау каралган.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин һәр елны уза торган РФ Федераль Җыены Юлламасында җиткерде. 

1 июльдән сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел звеноны яңарту программасы эшли башлый. Аның кысаларында илнең бөтен төбәкләрендә поликлиника, хастаханә һәм ашыгыч ярдәм станцияләрен төзекләндерү, җиһазлар белән ярату каралганлыгы турында әйтте ил башлыгы.

Шулай ук ул 2020 елда ФАП (фельдшер-акушерлык пункты) төзелеше тәмамланачагын да искәртте.  “Тик бу, ФАПлар белән бөтен проблема чишелде дигән сүз түгел. Ассызыклап әйтәм, аларның хезмәте белешмә һәм юлламалар язып, авыруларны район үзәкләренә озатуда түгел, авыл җирендәге белгечләрнең халыкка мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү өчен заманча җиһазланган, тизлекле Интернеты булган биналарда эшләү мөмкинлеге булырга тиеш”, — диде Путин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Аннан ул Бөтенроссия халык фронтына мөрәҗәгать итеп, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелешен һәм төзекләндерүнең барышын контрольгә алырга кушты.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X