Татарстанда соңгы тәүлектә 38 кеше коронавирус йоктырган
Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да әлеге чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«15 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана», - диде Галимова.
Авыруларның күбесе 30-50 яшь аралыгында (15 кеше) ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанда (22 кеше) һәм Яшел Үзән районында (5 кеше) теркәлгән, Арча районы исемлектә юк.
Эпидемия башланганнан бирле республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 4787 очрагы теркәлгән, 3601 кеше (шуларның 12се – узган тәүлектә) терелгән. 1168 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев