Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган.
Алар арасында Арча районыннан берәү дә теркәлмәгән.
9 кешене хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:
18 яшькә кадәр авыручылар юк. 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 12 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 4 кеше; 70-80 яшь — 4 кеше.
Казанда Covid-19 диагнозы 21 кешегә куелган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында берәр, Югары Ослан һәм Нурлат районнарында икешәр кеше авырган.
Шул рәвешле, республикада коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5164 кеше савыккан, шул исәптән, 36 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/25-08-2020/tatarstanda-uzgan-t-lekt-koronavirusny-30-ya-a-ochragy-achyklangan-5765934
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев