erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.

Моңа кадәр икмәк пешерүчеләр сатылган 1 кг социаль ипи өчен 3 сум субсидия алалар иде, 2 кварталдан бу сумма 4,5 сум була. Әлеге чара шул категориядәге икмәк продукциясенә бәяләрнең артуын булдырмауга юнәлдерелгән.

Хәзер Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елның 1 кварталы өчен субсидияләр түләүгә документлар алына, Татарстанның икмәк пешерү предприятиеләре 31 млн сум күләмендә финанс чаралары алдылар инде. 2020 елга субсидияләүгә барысы 160 млн сум каралган. Финанслау күләмен арттыру планлаштырыла.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Субсидияләү мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефон номеры: 8(800)444-16-70 (доб. 6) аша алырга мөмкин.

https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1739416.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X