Реклама
10,5 меңгә якын медицина хезмәткәре барлыгы 3 млрд 100 млн сум акча алган.
Татарстанда коронавирус белән авырган пациентларга ярдәм күрсәтүче табибларга барлыгы 3,1 млрд сум акча түләнгән. Бу хакта ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры Алсу Мифтахова Дәүләт Советының уналтынчы утырышында хәбәр итте.
«Быел территориаль фонд аша стимуллаштыру түләүләре булмады. Ләкин, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 10,5 меңгә якын медицина хезмәткәре барлыгы 3 млрд 100 млн сум акча алган», — диде Алсу Мифтахова.
Ул, шулай ук, коронавируслы пациентларны дәвалауга Россия Федерациясе Хөкүмәтекүпме акча бүлеп биргәнне әйтте.
Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз