erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда спорт мәктәпләре эшли башлый

Спорт мәктәпләре, тиешле куркынычсызлык нормаларын үтәп, эшкә керешәчәк.

Бүгеннән Татарстанда барлык спорт мәктәпләре эшен башлый. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Чирәмдәге хоккей үзәгендә уза торган брифингында республиканың спорт министры Владимир Леонов әйтте.

«Спорт мәктәпләре тиешле куркынычсызлык нормаларын үтәп, эшкә керешәчәк. Бу күптән көтелгән яңалык», — диде ул.

Владимир Леонов Татарстанда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру сөйләде. Аның төп максаты — 2024 елга Россиядә физик тәрбия һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләрнең санын 55, Татарстанда 57 процентка җиткерү.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүген барлык районнарны заманча спорт корылмалары белән тәэмин итү буенча саллы эш башкарыла. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, 11065 спорт корылмасы исәпләнә, шул исәптән 235 йөзү бассейны, 48 боз аренасы, 2 меңләп спорт залы исәпләнә», — диде спорт министры. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X