Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда тагын дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз ковидтан үлгән

    Ковид хикмәтләрен күрсәтеп тора.

    Татарстанда тагын дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз ковидтан үлгән
    2022 елның 29 гыйнварына республикада ковидтан үлүчеләрнең рәсми теркәлгән гомуми саны — 1582 кешегә җитте.
    РЕКЛАМА

    (Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын алты кеше — дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирус корбаны булды.

    2022 елның 29 гыйнварына республикада ковидтан үлүчеләрнең рәсми теркәлгән гомуми саны — 1582 кешегә җитте, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

    Вафат булучылар – 1582 кеше, бу санга соңгы тәүлек эчендә расланган алты очрак та керә, диелә хәбәрдә.

    Реклама

    Коронавирустан 1941, 1942, 1952 һәм 1955 елларда туган дүрт ир-ат, 1939 елда туган ике хатын-кыз һәлак булган.

    Дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматларына караганда, SARS-CoV-2 штаммы сәбәпче булган теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем-китемнәрнең саны арасындагы аерма Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да күзәтелә.

    Статистика ведомствосы мәгълүматларына караганда, 2021 елның декабрь аенда йогышлы чирнең Covid-19 төреннән 600дән артык татарстанлы вафат булган.

                                                Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/29-01-2022/tatarstanda-tagyn-d-rt-ir-at-m-ike-hatyn-kyz-kovidtan-lg-n-5848221

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: