Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда температура 0 градус булачак

    Бүген, 15 декабрьдә, Татарстанда чагыштырмача җылы һәм дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

    Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана. Юлларда бозлавык  булу сәбәпле, сак булырга киңәш ителә.

    Төнлә 5-10, көндез 2-7 градус салкын, урыны белә 0 градус булачак.

    Реклама

    Синоптиклар мәгълүматына караганда, алдагы көннәрдә һава шартларында кискен үзгәрешләр көтелми.

    https://vatantat.ru/2021/12/70347/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: