erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда томан һәм -19 градуска кадәр салкын көтелә

Алдагы көннәрдә республикада янә температура фоны күтәрелә һәм бу һава шартларының бозылуына китерәчәк.

(Татар-информ) 7 февральдә, Татарстанда антициклон йогынтысында шактый салкын һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы була. Бераз кар явуы һәм тотрыксыз талгын җил исүе көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Моннан тыш, төнлә һәм иртән республикада, Казанны да кертеп, томан төшә. Бу күз күременең 500 метрга кадәр начараюына китерә, дип кисәтә синоптиклар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә -7..-12, аязган вакытта -14..-19 (Казанда -15), көндез -4..-9 градус (төбәкнең көнбатышында -12, башкалада -8..-10) тәшкил итә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда янә температура фонының күтәрелүе көтелә, бу һава шартларының бозылуына китерә.  https://tatar-inform.tatar/news/ecology/06-02-2022/tatarstanda-toman-m-19-graduska-kad-r-salkyn-k-tel-5848766

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X