erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң машина янган, ике кеше зыян күргән

Авария бүген иртән Шәле — Саескан Тавы юлында булган.

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда юл-транспорт һәлакәтеннән соң янган машинада ике кеше зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 7.26 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татар Янтыгы авылы янында Шәле — Саескан Тавы юлында «Лэнд Ровер», «Тойота» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешү турында хәбәр килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авариядән соң «Лада» автомобиле юлга аркылы борылган һәм яна башлаган. Ведомствода хәбәр итүләренчә, һәлакәттә ике кеше зыян күргән. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр.

118нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 8.01 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X