Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстандагы бер авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән

    Татарстандагы бер авылда, шәхси йортта янгын чыгып, ике ир-атның гомере өзелгән.

    Бүген иртән 112 бердәм номерына республиканың Тәтеш районы Бессоново авылында шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Хәбәр җиткерүче эчтә кешеләр булу ихтималын да әйткән.

    Урынга 133нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре юл тоткан. Алар килгәндә ялкын телләре йортны тулысынча ялмап алган була инде.

    Реклама

    Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 58 яшьлек хуҗаның һәм 68 яшьлек ир-атның (хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклыйлар) мәетен табып алган.

    Янгынның мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

    https://tatar-inform.tatar/news/incident/30-10-2020/tatarstandagy-ber-avylda-sh-hsi-yortta-yangyn-chygyp-ike-ir-atny-gomere-zelg-n-5782333

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: