erid:2VtzquqpS7d
Татарстанлылар беренче кар фотолары һәм видеолары белән социаль челтәрләрдә бүлешә
Арча яңалыклары

Татарстанлылар беренче кар фотолары һәм видеолары белән социаль челтәрләрдә бүлешә

Республиканың төрле районнарыннан төшерелгән фотосурәтләр социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Татарстан халкы республиканың берничә районында яуган беренче карны фотога һәм видеога төшерә. Фотоларны социаль челтәрләрдә чыгаралар.

Иннополиста кар эре бөртекләр булып яуды һәм машиналарның түбәсен дә каплады, шунда ук эреп бетмәде.

Чүпрәледән социаль челтәрләрдән файдаланучы чирәмдә түшәлгән һәм саргайган агачларга сарылган беренче карның фотосурәтләре белән уртаклашты.

Иртән беренче кар бөртекләре Яшел Үзән халкын да сөендерде. Кукмарада кар әле яшел торган үләнне каплап, юка челтәр булып яткан. Чаллыда беренче карны видеога төшергәннәр. Кар бөртекләре һавада әйләнеп, җиргә чак төшеп җитә.

Беренче кар Казанда да яуды. 

Татар-информ

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев