erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның баш реабилитологы ковидтан соң тернәкләнү турында сөйләде

Авырудан соң организмга йөкләнешне арттырырга ярамый, сулыш гимнастикасыннан башлау да җитә

Яңа коронавируслы инфекциядән соң тернәкләндерү ысуллары авыруның катлаулылыгына карап аерыла. Бу хакта махсус туры эфирда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш баш белгеч, КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы Резеда Бодрова сөйләде.

«Кызганычка, коронавирус инфекциясенең катлаулы формасын кичергән, үпкәләре ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган яки кислород сулаган пациентлар бар. Мондый пациентларга дәвамлы, системалы һәм эзлекле медицина тернәкләнүе узарга кирәк. Мондый пациентлар бездә узган елдан бирле медицина тернәкләндерүенең икенче этабына җибәрелә. Ул „Нехама“ шифаханәсе базасында уза, анда пациентлар турыдан-туры кислородлы ярдәм белән килә», — диде спикер.

Ковидның уртача авыр формасын кичергән кешеләрдә сулыш системасы проблемасы барлыкка килә, шулай ук алар гомуми хәлсезлеккә, арыганлыкка, йокысызлыкка, хәтер һәм аппетит бозылуга зарлана. Резеда Бодрова аларга яшәү урыны буенча поликлиникага яки госпитальгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Анда шулай ук амбулатор тернәкләндерү курсы үткәрәләр, табиблар командасында психолог та бар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Коронавирусның җиңел формасын кичергән һәм өйдә дәваланган пациентлар еш кына хәлсезлеккә зарлана, чөнки организм тонусының гомуми кимүе тормыш ритмына кайтырга бирми. Әгәр башка проблемалар булмаса, белгеч көн режимын, туклану һәм физик йөкләнешне нормальләштерүдән башлап өйдә тернәкләнергә киңәш итә.

«Без авыруга кадәр сез тәмамлаган йөкләнешне башламаска киңәш итәбез. Ягъни, акрынлап эш итәргә кирәк. Әгәр дә сез авыруга кадәр 3, 5, 7 километрга йөгерсәгез, иртәдән 40 минутка кадәр актив күнегүләр башкарсагыз, без 10-15 минутлык сулыш күнегүләреннән башларга киңәш итәбез. Акрынлап 3-4 атна дәвамында йөкләнешне авыруга кадәрге дәрәҗәгә арттырырга», — дип ачыклык кертте реабилитолог.

 https://tatar-inform.tatar/news/health/07-04-2021/tatarstanny-bash-reabilitology-kovidtan-so-tern-kl-n-turynda-s-yl-de-5817989

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X