erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның элеккеге экология министры кулга алынган 

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга «Квартала» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына үз юлына «аркылы төшкән» кешене үтерергә заказ биргән.

Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры заказлы үтерүдә шикләнеп кулга алынган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул хакта хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2003 елда ул чагында республиканың Буа районы башлыгы вазифаларын биләгән Әгъләм Садретдинов шушы ук район кешесен үтерүне оештырган. Район башлыгының гамәлләренә шикаятьләр белән төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткән зыян күрүченең актив гражданлык позициясе моның төп сәбәпчесе булган. Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга «Квартала» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына аны үтерергә заказ биргән. Алар ир-атны Буадагы йорты бусагасында утлы коралдан атып үтергән.

2010 елда әлеге җинаятьне кылучы һәм арадашчы республика Югары суды тарафыннан ирегеннән мәхрүм ителгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Якын көннәрдә тикшерүчеләр элеккеге министрны сак астына алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/16-07-2020/tatarstanny-elekkege-ekologiya-ministry-zakazly-ter-d-shikl-nep-kulga-alyngan-5757131

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X