erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның иң яхшы авыл хуҗалыгы предприятиеләре 100 мең сум премия белән бүләкләнә

Конкурсның гомуми бюджеты 10 млн сум тәшкил итә.

Татарстан төбәкнең иң яхшы кече авыл хуҗалыгы предприятиеләрен 100 мең сумлык премияләр белән бүләкләячәк. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов Казан кооператив техникумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

«10 марттан башлап, муниципаль районнарның дүрт зонасында без авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә уздырачакбыз. Анда 2019 елгы эшкә йомгак ясала һәм иң яхшы шәхси хуҗалык, крестьян-фермер хуҗалыгы, кооператив һәм авыл җирлеге конкурсына йомгак ясаячакбыз. Моның өчен Президент (Рөстәм Миңнеханов - Т-и иск.) 10 миллион сум акча бүлеп бирде: 100әр мең сумлык 100 премия», — дип сөйләде Хәбипов.

архив/Салават Камалетдинов

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Конкурс шартлары, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сүзләренчә, якын арада басылып чыгарга тиеш. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык кече формаларын бәйгедә катнашырга чакырды.

«Бу барыбыз өчен дә зур ярдәм», — диде Ришат Хәбипов.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X