erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның кайчан һәм ничек үзизоляция режимыннан чыга башлаячагы билгеле булды

Үзизоляциядән чыгу планы бар, студентларга “кара эш” эләкмәячәк, мактаулы исемнәр турында уйланыр чак түгел. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән онлайн брифинг барышында журналистлар нәрсә ишетте?

Казан Кремле Татарстанда үзизоляциядән чыгу башлану турында игълан итте. Нигездә, хәзер Татарстан беренче этапта. Ягъни, урамда спорт белән шөгыльләнү һәм башка кайбер максатлар рөхсәт ителә. Катгый режимнан чыгуның шарты бар: кибетләрдә, җәмәгать транспортында битлекне мәҗбүри кию, дистанцияне үтәүне онытмаска.
− Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге режимнан чыгу планын гамәлгә ашырганда иминлекне тәэмин итү максатында, санитар-эпидемиология таләпләрен катгый үтәү бурычын куйды. “Кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәскә тиеш”, − диде Рөстәм Нургалиевич. Роспотребнадзор идарәсенә катгый күзәтчелек алып бару кушылды. Таләпләрне үтәмәүчеләргә җәзалар каралган. Хәтта эшчәнлекне туктату да янарга мөмкин, − диде Лилия Галимова.
Сүз дә юк, коронавируслы саннар авыручыларның артуы турында сөйли. Әмма бу әле хәлнең ул кадәр мөшкел икәнен аңлатмый. Лилия Галимова әйтүенчә, күрсәткечләрнең югарыга үрмәләве тест үткәрүнең артуы белән бәйле. Коронавирусны җиңел формада уздыручылар күп.
Брифингта медицина юнәлешендә белем алучы студентлар турында да билгеле булды. Кайберләренә коронавируска каршы көрәшкә мобилизация кагыла.
Татарстанның медицина учреждениеләрендә эшләү өчен барлыгы 615 студент җәлеп ителгән. Бу пандемия башланганчы практикага килгән яшьләр. 256 кеше – медицина оешмаларында эшли, 228е – волонтер, калган 22 студент Роспотребнадзорга ярдәм итә. Галимова хәбәр иткәнчә, мобилизация 110 студентка кагыла. Бу – медицина университетының дәвалау факультетының 5 курсы егет-кызлары. Алар белгечлекләре буенча да практиканы сырхауханәдә, табиб ярдәмчесе буларак үтәргә тиеш. “Бу студентларның берсе дә “пычрак зона”да эшләми, риск урынында, йогышлы авырулар бүлегендә практика узмый”, − дип ышандырды ул.
Сүз уңаеннан, республика Президенты медицина хезмәткәрләрен югары сыйфатлы махсус саклагыч кием белән тәэмин итәргә кушты. Бу бурыч сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларына йөкләнде. Киемнән тыш, сүз битлек кебек шәхси саклану чаралары турында да бара.
Татарстанда 48 мең мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмасы белән тәэмин ителгән. Лилия Галимова хәбәр итүенчә, республикада мохтаҗ гаиләләрне азык-төлек җыелмасы белән тәэмин итүнең беренче этабы төгәлләнеп килә. Барлыгы 55 мең гаиләдән 48 меңе инде әлеге җыелмаларны кабул итеп алган. Кирәк-яракларлар җыелмасын тарату “Ярдәм янәшә” проекты кысасында башкарыла. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән барлыкка килгән иде. Калган гаиләләргә тупланмаларны шушы берничә көндә тапшырачаклар.
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән онлайн-брифинг барышында журналистлар артист Марат Бәшәров турында да кызыксынды. Исегездә булса, аны Татарстанның атказанган артисты исеменнән мәхрүм итү буенча петиция чыгып, имза җыю башланган иде. Марат Бәшәров хатыннарын кыйнау сәбәпле, артистның мактаулы исемнәрен алуны таләп иттеләр. 2012 елда Татарстанның атказанган артисты исемен аңа республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырган иде.
Әлеге сорауга Лилия Галимова:
− Көн кадагында, аерым алганда Татарстан Президентының, башка төп сорау тора һәм ул барыбызга да билгеле темага кагыла. Кызыксынырмын, әмма бу хакта сүз юк иде. Җитәкчелек тәүлек әйләнәсе коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау юнәлешендә эш алып бара, бөтен игътибар һәм көч шуңа юнәлгән, — дип җавап бирде.

Чулпан Гарифуллина

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/05/23652/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X