Татарстанны ябу күздә тотылмый
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе: Пандемия аркасында Татарстанны ябу күздә тотылмый
Яңа коронавирус инфекциясе таралу аркасында Татарстан халкының башка төбәкләргә чыгуын чикләргә җыенмыйлар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә төбәкләрне, аерым алганда, Татарстан Республикасын ябу мәсьәләсе көн тәртибендә тормый. Бүген мондый ихтыяҗ юк. Ел һәм пандемия башланганда үткәрелгән барлык чаралар да акланган иде. Бу кешеләрнең бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрүенә дә кагыла. Хәзер инде мондый чаралар алай ук актуаль түгел һәм алар дөрес булмаган нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин», - дип искәртте спикер.
Любовь Авдонина бүгенге көндә төбәкне ябарга җыенмауларын һәм бу мәсьәлә хакында фикер алышмауларын билгеләп үтте.
Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, үз чиратында, Татарстанда хәлнең тотрыклы булуын әйтте.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/health/07-12-2020/tr-buencha-rospotrebnadzor-idar-se-pandemiya-arkasynda-tatarstanny-yabu-k-zd-totylmyy-5790818
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев