erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанның  якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды

2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.

Бүгенге көнгә формалаштырылган пенсия һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматны якынча 19 мең кеше алды. Мәгълүмат хатын-кызларга – 40, ир-атларга 45 яшь тулган көндә җибәрелә.

Россия Пенсия фонды юллаган мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук алу шартлары белән таныша, пенсиягә чыккан чытагын күпме стаж тупларга кирәклеген, шулай ук пенсиянең фаразланган күләмен күрә ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Проактив мәгълүмат бирү гражданнарга үзләренең пенсия хокукларын алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча адымнар ясарга, стаж чорларын һәм пенсия коэффициентлар ыкүләмен ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалашаторган пенсия тупланмалары күләмен белергә мөмкинле кбирә", - дип билгеләп үтте Татарстанның Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X