Реклама
Барлык теләкләрегез, иң кыю планнарыгыз һәм якты хыялларыгыз чынга ашсын. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрчак янәшәгездә булсыннар, диелгән котлауда.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналист Илфат Фәйзрахмановны юбилее белән котлады.
«Хөрмәтле Илфат Хәкимулла улы!
Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйм! Сез җитәкләгән "Безнең гәҗит" газетасы - татар-матбугатында иң алдынгы басмаларның берсе. Хезмәтегезне югары бәялибез, аның алга таба да уңышлы дәвам итәчәгенә ышанабыз. Барлык теләкләрегез, иң кыю планнарыгыз һәм якты хыялларыгыз чынга ашсын. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрчак янәшәгездә булсыннар», диелгән котлауда.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз