Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "ТАТМЕДИА" агентлыгы редакция хезмәткәрләренең балаларына бүләкләр тапшырды.

    Быел хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балалары бүләкле булды.

    Бу чара беренче тапкыр оештырыла. "Арча хәбәрләре" редакциясендә дә беренче сыйныфка баручы бер бала бар. Реклама бүлеге белгече Гүзәл Зәйнуллинаның улы Булат быел укучы статусын ала. Булатны редакциябезгә чакырып, зур адымы белән котлап, бүләген тапшырдык.  "Арск-информ" филиалы җитәкчесе Исрафил Насыйбуллин булачак укучының кулын кысып, өстәл лампасын тапшырды һәм уңышлар теләде.

    Реклама

    «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге агентлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына да портфелҗләр тапшырды. Бүләкләү чарасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының балалар студиясендә узды.

    Уңышлар сезгә, булачак беренче сыйныф укучылары!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: