Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "ТАТМЕДИА" бүләкләре ияләренә тапшырылды

    Бүген, 5 мартта, Арча Мәдәният йортында  узган хатын-кызлар бәйрәменә багышланган ир-егетләр куйган концерт алдыннан "Арча хәбәрләре" газетасы редакторы Исрафил Насыйбуллин җиңүчеләргә бүләкләрен тапшырып, бәйрәм белән котлады һәм тамашачыларны да бәйгедә катнашырга чакырды. 

    Ел саен “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте ел саен үзендә нәшер ителүче газета-журналларга язылучылары арасында призлар уйната. Шарты гади: кимендә өч төрле матбугат чарасына язылырга һәм язылу квитанцияләренең күчермәсен “ТАТМЕДИА”га юлларга кирәк.

    Алдагы елларда төп призга телевизор уйнатылса, быел иясен кыйммәтле смартфон көтте. Призларның калганнары да кечкенә түгел, юрган, электр чәйнеге бүләккә килсә кемгә ошамас икән?!  Райондашларыбыз арасында призларга, бүләкләргә ия булучылар берничә ел дәвамында шактыйга җыелды.

    Бүген дә җәмгыятьтә язылучылары арасында лотерея уйнатылып, нәтиҗәләр ясалды. Арада райондашларыбызның да исеме бар: Иске Иябаштан Рәмзия Рәхимова юрган отса, Яңа Кенәрдән Резидә Садыйкова районда иң күп язылучы буларак махсус бүләккә ия булган.

    Реклама

    “4 нче тапкыр юрган отам инде, — дип елмая Яңа Кырлай мәктәбендә инглиз теле укытучысы Рәмзия Рәхимова, — алдагы елларда отканнарын, өч кызыма бирнә булыр дип куанган идем, монысы үземә булыр инде”.

    Яңа Кенәр мәктәбендә китапханәче булып эшләүче Резидә Рәүф кызының да “ТАТМЕДИА”дан алган 4 нче бүләге икән. “Юрганлы да булдым, бүләкләрем дә аз түгел. Быел күңелнең бер читендә, смартфон чыкмас микән дигән хыял бар иде барын, исән-сау булып, киләчәктә отарга язсын”, — дип шатлыгын уртаклашты ул.

    Газета-журналлар укучы буын вәкилләре дә өлкәнәю ягына таба бара инде. Бүгенге тизлек, вакыйгаларны күз йөртееп кенә укып ала торган заман балалары киләчәктә вакытлы матбугатны укыр микән? Шулай булуга карамастан, акчасын жәлләмичә берничә төрле газета-журналга язылучы матбугатка гашыйк җаннар тарихта гына калмасмы?

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: