erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"ТАТМЕДИА"да балалар өчен мультимедиа лаборатория булдырылачак

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә балалар матбугаты чараларын үзгәртү нияте турында әйтте. Әлеге эшнең беренче адымы — «Салават күпере» журналының яңа концепциясен булдыру. Бу максаттан идеяләр бәйгесе игълан ителде.

«Хәзерге вакытта балалар матбугаты кәгазь журналлар белән генә туктап калмаска тиеш. Максатыбыз балалар өчен милли-мәдәни дөнья барлыкка китерү», — диде Садыйков. Бу нисбәттән «ТАТМЕДИА» бинасында балалар өчен мультимедиа лаборатория булдырылачак, ул үз эченә кәгазь журнал әзерләү, ютуб-каналлар өчен видеоконтент булдыру, блоглар ясау, смартфоннар өчен әсбаплар әзерләү һәм башка юнәлешләрне алачак.

Яңа концепция нигезендә, «ТАТМЕДИА», Татарстан китап нәшрияты һәм «Шаян ТВ» телеканалы өчен яңа уртак геройлар булдыру күздә тотыла.

Шамил Садыйков иҗатчыларны идеяләр бәйгесендә катнашырга чакырды. Әлеге конкурста рәссамнар гына түгел, язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, башка иҗат әһелләре дә катнаша ала, диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйге 2020 елның 2 мартында башланып, 2020 елның 28 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе «Салават күпере» журналы сайтында урын алган. Бәйгегә жюри әгъзалары итеп балалар, шул исәптән җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә һәм Арслан Сибгатуллин чакырылган.

 

«Салават күпере» 1990 елның 1 мартында нәшер ителә башлаган, Татарстан Республикасындагы беренче төсле журнал. Быел журнал нәшер ителүенә 30 ел булачак. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте балалар өчен, "Салават күпере" журналыннан тыш, "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" һәм "Ялкын" басмалары нәшер итә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X