erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Татмедиа»ның TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең TikTok мобиль кушымтасына өч ай эчендә 10 меңнән артык кеше язылган. Татар стилендәге костюмнар турындагы ролик, Безруковның «Туган як» шигырен укуы һәм Нюшаның татарча җырлавы төшерелгән роликлар иң популяр видеолар рәтенә кергән.

«Без TikTok мобиль кушымтасында урнаштыра торган видеолар гадәти социаль челтәрләрдә таратыла торган контент белән туры килми. Әлеге кушымтада без яңалыкларны кызыклы формада бирергә тырышабыз. Аларга еш кына Татарстан тематикасын һәм республика колоритын кертеп җибәрәбез. Күп кенә роликлар мондый контентны алга таба да җитештерү үтенече белән берничә йөз комментарий җыйды», - дип искәртте «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең гаммәви мәгълүмат чаралары департаменты җитәкчесе Арсений Соколов.

«Татмедиа»ның Татарстан районнарындагы филиаллары да әлеге кушымтада теркәлә. Әйтик, «Менделеевские новости» төшергән офис видеосын 30 меңнән артык кеше караган, «Ялкын» журналы идеаль күчешләр белән роликлар төшерә, ә «Челны-ТВ» һәм «Мамадыш-информ» кадрга керми калган әйберләрне күрсәтә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X