Реклама
Егетләр шушы көннәрдә Казаннан хезмәт итәчәк урыннарына юлга кузгалачак. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
14 июньдә әти-әниләре Арчадан армиягә озатып калган Шурабаш егете Андрей Александров бүген Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәр өчен Казаннан юлга кузгала. Егет үзенең Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәренә китәчәген республика хәрби комиссариатына килгәч белгән. Менә язмыш диген: бүген аның якын, балачак дусты Евгений Ефимов армиядән кайта. Тик егетләргә очрашу язганмы, юкмы — Аллаһы Тәгалә кулында. Евгений утырып кайткан поезд Казанга 10 тирәсендә төшәчәк, ә Андрей көндезге 2 дә кузгалачак поезд белән китә. Моңа кадәр армиягә китүчеләрне якыннары, әти-әниләре Казан вокзалыннан озатып җибәрә торган иде. Быел, пандемия андый бәхетле мизгелләргә дә киртә куйган — әти-әниләр белән саубуллашырга егетләргә бик аз вакыт бирелә икән.
Армиягә китүчеләр элек-электән районнардан республика хәрби комиссариатына җыела. Анда ничә көн торасыларын районнан киткәндә белми әле егетләр. Элек ул көннәрдә әти-әниләре белән күрешү, сөйләшеп утыру мөмкинлеге дә бирелгән. “Көндезге 2 дән соң икешәр сәгать аралашу мөмкинлеге бар иде, тик пандемия сәбәпле очрашулар туктатылды”, — ди Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов.
Алмаз Әгъзәм улы 10 көн дәвамында хәрби хезмәткә язгы чакырылыш буенча республика җыелу пунктында комендант булып тора икән. Бүгенге көндә ул районнан киткән 14 егет өчен дә күз-колак булып, аларны кайгыртып та тора. Самара, Юрга шәһәрләренә, Ерак Көнчыгышка китәчәк егетләрне хәерле юл теләп озатып та калачак. Республика хәрби комиссариатында китәсе көннәрен якынайтучы егетләр белән безнең телефон элемтәсе аша аралашуны да Алмаз Әгъзәм улы оештырды. Егетләр белән сөйләшкәндә газиз баласын армиягә озатучы әти-әниләрне борчый торган сорауларга җавап алырга тырыштык. “Егетләр үз теләкләре белән китә”, — ди хәрби комиссар. Чыннан да шулайдыр, чөнки армия хезмәтенең тормыш сабагы бирүен алар кечкенәдән ишетеп үсә, җитмәсә, хәзер армия хезмәтен үтмәүчеләргә эшкә урнашу да кыен. “Үзем теләп китәм, — ди Андрей Алеександров, — 4 ел элек абыем хезмәт итеп кайтты. Ул да барырга киңәш итте. Бүген армиядән кайтачак дустым Женя белән аралашып тордык, ул да армия хезмәтен узарга кирәклеге турында һәр сөйләшүдә әйтте, “Армиядә тормышны аңлыйсың”, — ди”.
Андрейдан соң Рамазан Лотфуллин белән сөйләштек. Рамазан Иске Ашыт егете икән, 18 яшьтә. Гомумән, аралашкан егетләрнең һәммәсенә 18 яшь. Арча агросәнәгать көллиятенең Арчадагы филиалын бетереп киткән. Аның төзүче белгечлеге өчен бирелгән дипломын әти-әнисе килеп алачак.
Арча егете Эмиль Фатыйхов 21 е көнне китәчәк. Ул махсус урта белем бирү уку йортында укып, юрист белгечлеге алган. Аңардан, армиягә киткәндә юл биштәренә ниләр тутырып китүе турында сораштык.
Алмаз Борһанов сау-сәламәт егетләр үстереп, армия хезмәтенә яраклы итеп әзерләгәннәре өчен әти-әниләргә, уку йорты җитәкчеләренә, укытучыларга, район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерә. ”Егетләрнең армиягә алынуы — тормыш индекаторы. Аларны үз теләге белоән илне сакларга китүе — илебезнең тынычлыгы. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләп үстерүхдә мәктәпләрнең, уку йортларының көче зур. 18 яшькә кадәр тәрбияле, сәламәт бала үстерү әти-әни өчен зур хезмәт. Кызганыч, армиягә бару яшенә җиткәннәр арасында авыру егетләр күп” — ди ул.
Егетләргә әле өйләреннән киткәнче үк хәрби комиссариаттан өч сим карта бирелгән: үзенә һәм әти-әнисенә. Шулар аша аралашалар. Әле өйдән киткәнгә берничә көн генә булганга, күңелләрендә сагыну хисе баш калкытмаган. “Армиягә холкымда ир-егетләргә хас сыйфатларны арттырырга, тормышта авырлыкларны җиңзргә өйрәнергә дигән хыяллар белән китәм”, — ди Рамазан. Һәм әти-әниләрдән башка яшәп, мөстәкыйльлеккә, чыдам булырга, сабырлыкка өйрәнергә дип тә өстисе килә. Бер елдан әти-әниләргә исән-сау хәрби бурычларын үтәп кайткан чын ир-егетләрен горурланып каршыларга язсын.
Розалия Зиннәтова
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз