erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тавык асраган өчен… штраф?

Бакча участокларында авыл хуҗалыгы хайваннарын, шул исәптән, тавыклар тоту тыела. «Российская газета» Россия Югары суды карарына нигезләнеп әнә шундый хәбәр игълан итте. Бу яңалык артында ни ята? Ул Татарстан бакчачыларына кагылачакмы? Без шул хакта белештек ("Ватаным Татарстан", Казан, Зөһрә Сдыйкова).

 

Рауза Ибраһимованың «Ручеек» бакчачылык ширкәтендә зур булмаган участогы бар. Шунда ук кечкенә генә йорт, мунча да җиткезгәннәр.

– Бакчаны электән үк тотабыз. Йортны да күптән салдык. Анда җәен генә торабыз. Кышын күз-колак булып китәбез, мунча ягып керәбез. Пандемиягә кадәр кош-корт тотканыбыз булмады. Узган ел карантин башлангач, бакчага иртәрәк киттек тә, ун тавык сатып алдык. Үзебезнең тавыклар салган йомырканы ашарбыз, дидек. Шулай итеп, кошлар бүгенгә кадәр дачада яши. Мәшәкатьләре дә бар инде. Аның каравы йомырка белән сыйлыйлар, – ди хуҗабикә.

Рауза Ибраһимова дачада кош-корт асрау белән бәйле хәбәрне ишетмәгән булып чыкты.

– Сездән бу турыда беренче тапкыр ишетәм, – диде ул. – Тавык кемгә комачау итәргә мөмкин икән инде ул? Мин әлегә аларны бетерү турында уйламыйм. Шул арада ук килеп, штраф та салырлар дип ышанмыйм. Алай була калса, бөтенләй адәм көлкесе була бит инде ул.

Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы Марина Спиридонова аңлатуынча, авыл хуҗалыгы хайваннарын, шул исәптән, кош-кортларны шәхси хуҗалыкларда гына тотарга була.

Аның сүзләрен Татарстан Бакчачылар союзы рәисе Владимир Дейнекин да куәтләде. Республиканың төп бакчачысы сүзләренчә, монда яңалык юк. Эш шунда ки, бакчачылык ширкәтләрендәге җирләр авыл хуҗалыгы җирләре булып санала.

– Авыл хуҗалыгы җирләрендә ашлык үстерергә тиешләр. Анда йортлар салырга, саклагыч корылмалар төзергә ярамый. Ягъни бүген бакчачылар алып барган тормыш бу категориягә бөтенләй туры килми, – ди ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шуның өчен, Владимир Дейникин фикеренчә, ширкәтләрдәге җирләрне аерым бер категориягә билгеләргә кирәк. Әгәр җир бакчачылык өчен билгеләнгән икән, милекче анда җиләк-җимеш агачлары, куаклар утырта, әмма кош-корт һәм башка хайваннар асрый алмый.

– Россия Югары суды үзе үк әлеге участокларга торак йортлар салу мөмкинлеген карады. Ә авылдагы торак йорт территориясендә ничек инде кош-корт тотып булмасын? Авыл хуҗалыгы җирләрендә йорт салырга рөхсәт бирү шулай ук дөрес күренеш түгел бит, – дип аптырый Владимир Дейникин.

Ә менә бакча участокларында бал кортларын тотарга рөхсәт ителә.

Участоктан максатчан файдаланмаган өчен 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр штраф яный. Ләкин Владимир Дейникин фикеренчә, дәүләтнең мондый адымга баруы икеле.

– Бу вәхшилек булыр иде. Шуңа күрә Югары суд яки торак йортлар салуны рөхсәт итмәскә яки җир категориясен үзгәртү җаен карарга тиеш. Аның каравы кайбер бакчачылар унышар, хәтта егермешәр эт асрап, күршеләренә көн күрсәтми. Менә шундый каршылыклар бар, – ди ул.

Бакчачы әйтүенчә, чынлыкта, дачаларында кош-корт тотучылар бик аз. Татарстанда, мәсәлән, андыйлар нибары 1 процент тирәсе генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X