erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Тавык итеннән бик тәмле шашлык

Шашлык ясау өчен 1 тавык, 200 гр майонез, 3-4 тырнак сарымсак, тоз, кара борыч, карри алабыз.

Тавыкны юып уртача зурлыктагы кисәкләргә бүлгәлибез. Сарымсакны вак угычта уабыз. Аңа майонез белән карри салып болгатабыз. Тавык кисәкләренә тоз һәм борыч сылап, майонезлы катнашмага батырып алабыз. Итне кәстрүлгә тыгызлап тутырып, төнгә суыткычка куябыз.
Шашлык өчен соус 50 гр төшсез ак йөзем, 50 гр әстерхан чикләвеге, 400 гр кефир, 7 аш кашыгы кинза, бөтнек кебек тәмләткечләр, тоз һәм төелгән кара борыч, пычак очына элеп кенә карри салыгыз. Йөземне, әстерхан чикләвеге белән яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Тоз, борыч, карри һәм кефир кушып, бөтенесен болгатабыз да суыткычка куябыз. Ит янына салкын килеш бирәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: https://pixabay.com
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tavyk-itennn-bik-tmle-shashlyk-yasau-ysuly

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X