Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Тавык итеннән шашлык

    Шашлык ясау өчен 1 тавык, 200 гр майонез, 3-4 тырнак сарымсак, тоз, кара борыч, карри алабыз.

    Тавыкны юып уртача зурлыктагы кисәкләргә бүлгәлибез. Сарымсакны вак угычта уабыз. Аңа майонез белән карри салып болгатабыз. Тавык кисәкләренә тоз һәм борыч сылап, майонезлы катнашмага батырып алабыз. Итне кәстрүлгә тыгызлап тутырып, төнгә суыткычка куябыз.

    Реклама

    Шашлык өчен соус 50 гр төшсез ак йөзем, 50 гр әстерхан чикләвеге, 400 гр кефир, 7 аш кашыгы кинза, бөтнек кебек тәмләткечләр, тоз һәм төелгән кара борыч, пычак очына элеп кенә карри салыгыз. Йөземне, әстерхан чикләвеге белән яшел тәмләткечләрне ваклап турыйбыз. Тоз, борыч, карри һәм кефир кушып, бөтенесен болгатабыз да суыткычка куябыз. Ит янына салкын килеш бирәбез. Фото: https://pixabay.com

     http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/tavyk-itennn-bik-tmle-shashlyk-yasau-ysuly

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: