erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Тавыш. Балалар” проекты Арчага килеп җитте

Арчаның сәнгать мәктәбендә бүген үзенчәлекле проектка старт бирелде. Җыр укытучысы Альбина Фатыйхова тәкъдиме һәм мәктәпнең коллективы тырышлыгы белән биредә тәүге тапкыр телевизион каналда баручы “Тавыш. Балалар” проектының милли юнәлештәгесе узды.  

Проектның максаты — татар халкының моңын балаларга таныту, халык җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкару.

ТАССРның 100, Арчаның 90 еллыгына багышланган "Арча сандугачы" район татар халык һәм этник җырлар бәйге-фестивалендә катнашырга районыбыз җирлегендәге мәктәпләрдән 26 бала килгән. Яшьләре 7 дән 14кәчә. 

Бәйге шартына килгәндә, өч остаз - Арча сәнгать мәктәбе укытучылары, күп кенә республика, халыкара конкурслар лауреатлары Артур Хафизов, Альбина Фатыйхова һәм Алена Ганиева, катнашучы сәләтле балалар арасыннан үз командасына өчәр бала сайлап ала һәм алар белән ай дәвамында яңа җырлар өйрәнеп, декабрь аенда узачак Гала концертка әзерләнә. Җиңүчегә Арча шәһәрендәге грант-студиядә бушлай 1 җыр яздыру мөмкинлеге биреләчәк (студиянең җитәкчесе дә Артур Хафизов).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлык катнашучыларга да уңышлар юлдаш булсын һәм биредән музыка өлкәсендәге сукмакларына эз салынсын. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X