erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Эх,күңелле кышкы сабантуйлары

8 мартта Арча районы Урта Аты җирлегенең Түбән Аты авылында «дер селкеткән» кышкы сабантуе булды.

Моннан 15 еллар элек, «8 март» колхозы булган чорларда, шундый кышкы сабантуйлар ел саен, нәкь 8 март көнендә үткәрелгән. Һәм бу үзенчә күркәм гадәткә әверелгән. Әмма болганчык еллар башлангач, күмәк хуҗалыклар юк ителә, әлеге чара да онытыла, оештырылмый.

Көч-дәрманы ташып торган яшьләр булганда, таулар да күчерелер. Әнә шул элекке күркәм гадәтне безнең көннәргә дә кайтарырга уйлый Түбән һәм Урта Аты яшьләре. Кышкы сабантуйны оештыру эшләре бер - ике ай эчендә күтәрелеп чыгып, гамәлгә ашырыла. Кемдер акчалата ярдәм итсә, икенчеләре әйберләтә булыша. 

Бердәм булып яшәгән бер генә җирлек халкы да моннан читтә калмый. 

Күпләр шаккатыр, кышын мондый бәйрәм оештырып яталар, дип. Әмма аның төп үзенчәлеге дә шунда шул. 

- 8 март һәркем өчен дә газиз, кадерле бәйрәм. Шәһәрдән, тирә - күрше авыллардан кунаклар кайта, - ди Урта Аты җирлеге башлыгы Резеда Батталова.- Халык өйдә утырып талчыга, арый, ә бу бәйрәм күңелләргә ямь өсти, дәва бирә, спорт уеннарында катнашып, җилкенеп ала. 

Нинди генә уеннар оештырмады Урта һәм Түбән Атылылар: милли һәм кул көрәше,өстәл теннисы, аркан тарту, чүлмәк вату, киез итекле футбол... Аларның төрлелеге һәм күплеге таң калдырды чарага җыелганнарның. Алып баручыларның шаян, дәртле сүзләре, халыкның дәррәү килеп, бердәм катнашулары. 

Милли көрәшне оештыруда башлап йөрүче кеше - Арча районы советы депутаты Ринат Алиев. Ә иганәче буларак, әлеге төрне Нотфуллиннар гаиләсе күтәреп чыга. Тәкәне дә баш батырга нәкь алар тапшыра. 

Кышкы сабантуйга җыелган һәркем җырлады. биеде, уеннарда катнашты. Көн дәвамына сузылган әлеге чара бер сулышта үтеп китте. 

- Мондый актив яшьләребез булганда, авылыбыз киләчәге өчен күңелем тыныч, димәк. авыл яши, үсә. Аннан соң бу чара сәламәт яшәү рәвешен пропангадалу да бит, - дип уртаклаша авыл җирлеге башлыгы Резеда ханым. 

Әлеге сабантуй әле озакка телдән-телгә күчерелеп сөйләнер, башка авыл яшьләре дә үрнәк итеп алыр. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Оештыручыларга бик зур рәхмәт! Шундый ут чыгаручан яшьләребез булганда, авылыбыз яшәр һәм яшьнәп торыр. Булдырдыгыз, афәрин. Онытылып барган традициягә яңадан җан өрдегез, - ди шул авылда туып үсеп, хәзер калада яшәүче Альбина Ихсанова саладашларына мөрәҗәгать итеп. 

Ярышта катнашкан беркем дә бүләксез калмады. Шунда ук урамда кыр кухнясы оештырылган иде, самовар кайнап торды, пылаудан да авыз итте ярышларда арып, талчыкканнар. 

Лилия Гайнуллина

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X