erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түбән Атыда янгын

Бүген Түбән Аты халкын тетрәндереп, авылда янгын чыкты. Рәҗәп Шәйхетдиновның каралтысы, йорты янды.

 

Күрәчәктән качып котылып булмый, дигән борынгылар. Гыйнвар аенда Рәҗәп абыйларның күршесендәге йорт янып беткәндә аның хуҗалыгын көч-хәл белән саклап калганнар иде, тик тәкъдиргә язган булгач, бернишләп булмый. Ярты елдан соң барыбер янгын чыкты. Шөкер, кешеләр исән-сау. Сарайдагы сарык, куяннар, тавыклар гына әрәм булган. Хуҗаларның бозавы болында арканда калган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Йорт башлыгы Рәҗәп абый янгын чыккан вакытта үзе дә фермада эштә була. Йортта ике кечкенә бала белән кызы калган. Кызының мунча юган вакыты булган. Ул сарай ягыннан чыккан янгынны күреп алуга, балаларны урамга чыгарып өлгерә.

“Йорт яшәргә яраксыз. Янгынның сәбәбе тузган электр чыбыкларыннандыр дигән фараз бар әлегә. Янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитте. Алар килгәнче авыл җирлегенең 5 тонна сыйдырышлы су сиптергече, трактор, мотопомпа белән сүндерергә тырыштык. "Игенче" ширкәтенең күп су сыйдырышлы техникалары белән, күрше Утар Аты авыл җирлеге ярдәмгә килде. Җирлектә "Игенче" ширкәте, аның кешелекле җитәкчеләре булу белән без бәхетле. "Игенче"леләр җыештыру эшләрендә дә булышачакларын әйтте. Ярдәмгә килүчеләр күп булды, һәммәсенә рәхмәт”, — ди Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X