Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Түбән Атылылар конкурска Марсель Шәрәпов язган спектакльне тәкъдим итте

    Түбән Атыга Марсель Шәрәпов белән бергә бардык. Авыл халкы ул язган “Алма бакчасында” дигән пьесаны сәхнәләштерә икән.

    Әле октябрьдә генә дөнья күргән китабындагы әсәрнең инде сәхнәгә куелуына гаҗәпләнүен, көтелмәгән хәл булуын яшермәде ул. 

    Спектакльне карарга клуб тутырып килгәннәр. Түбән Аты, Урта Аты, Түбән Сәрдә авылларының сәхнә осталарының бергәләп сәхнәләштергән җимешен күрәсе килә шул. Шуңа күрә тирә-яктагы авылларда яшәүчеләрнең дә килә алганы килергә тырышкан. Һәм килә алуларына, спектакльне карарга насыйп булуына куанып бетә алмаганнардыр. Гәрчә, күңелләре тулып, кайбер урыннарда елап алсалар да, сәхнә әсәренең эчтәлеге, сәхнәгә куелышы, авыл артистларының ихластан уйнавы күңелләрдә үзгә хис калдырды. Спектакльне сәхнәләштерүдә Әтнә театры артисткасы Зөһрә Мөхәммәтгалиеваның өлеше әөтеп бетергесез. Кайнанасы, клуб мөдире Илсөя ханымга булышырга дип алынган зөһрә спектакльне сәхнәгә чыгарганчы күп йокысыз төннәр кичергәндер.

    • Спектакльдән гомумән канәгать калсам да, эшләнеп бетмәгән җире күп калды. 1 ай әзерләндек, тик тагын 2-3 атна җитеп бетмәде, — диде ул. — Узган ел спектакльдә уйнарга атрык атлыгып торучы булмаган иде, быел “Мин дә уйныйм әле”, дип килүчеләр дә, “Их, мин дә уйнар идем, вакытым юк”, диючеләр дә күп булды. Үзләре теләп килүчеләр белән эшләве рәхәт

    Спектакльдәге күренешләр авторның туган авылы Сарай Чокырчада бара. Сугыштан соңгы авыр еллар. Колхозның алма бакчасында хатын-кызлар алма җыя. Тол хатыннар, яшь кызлар... Саҗидәнең “Айзилә Горбатовская) ире Гариф (Ильмир Ихсанов) сугыштан кайтып өч торган да, шахтага эшкә чыгып киткән җиреннән юк булган. Шулай да өметен өзми Саҗидә, телендә гел Гарифы. Нәзирә (Энҗе Шакирова) белән Гөлфизәнең ( Римма Габдрахманова) дә ире сугыштан кайтмаган... Ә Бибинур (Гүзәл Маликова) яшь әле, аның сөясе, сөеләсе килә торган чагы. Хатын,-кызларның күңелен күреп, шаяртып йөрергә ярый әле Габбас бабай (Илдар Зарипов) бар. Колхоз рәисе Әхмәт (Зөлфәт Кадыйров) фронтовик. Гарфи белән сугышның дәһшәтлен узып кайткан фронтовик. Хуҗа буларак та мәрхәмәтле рәиснең гаиләсендә җылылык юк. Хатыны, шәһәр кызы Зәлия (Зөһрә Мөхәммәтгалиева) гаилә җылысын саклап яши алмый, соңрак хәтта ике улы белән ирен калдырып авылдан ук китеп бара. Ә колхоз идарәсе сәркатибе Айзәрә (Эльвира Җәләлиева) Әхмәт абыйсының яшәешен белә. Мәктәп елларыннан ук гашыйк булган кызның Әхмәт абыйсын бер дә бәхетсез итеп күрәсе килми. Кавыша алар, ләкин кавышканчы сынауларның зурын узарга туры килә үзләренә.

    Гарифны сатлыкҗан дигән яла ягып кулга алган булалар. Аның атрыннан Саҗидә дә, сатлыкҗан хатынын эшләтеп ятучы рәис Әхмәт тә китә. Тик тикшерү органнарында Коля (Илшат Гаптрахманов?) Әхмәт белән Гарифның сугыштагы командирлары булып, аларга бераз вакыттан соң акланып ирекне күрү, Гарифка Саҗидәсе, Әхмәткә Айзарәсе белән кавышу насыйп була. Шактый еллар узгач Зәлия дә кайта. Тик аңа инде бу йортта урын булмый...

    Әхмәтнең сугышта күргәннәрен сөйләгәндә ирексездән күзләр яшьләнә, тамакка төер утыра.  Тикшерүче Вәкил Сәйфулловичның кыланмышлары, Коляның хезмәттәше Санекның сүзсез генә халыкның яшәешен күзәтүе һәммәсе күңелдә тәэсир калдыра..

    Марсель Шәрәповның “Алма бакчасында” спектакле конкурс тәмамланганчы берничә тапкыр куелыр әле. Чөнки ул районда узучы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән драма коллективларының район фестиваль-конкурсы буенча сәхнәләштерелде. Ноябрьдә район җирлегендә башланып киткән конкурс таләбе буенча якташ язучыларыбызның Бөек Ватан сугышы елларында илебез өчен көрәш, халкыбызның батырлыгын һәм авыл халкы тормышын сурәтләгән әсәрләрне кую иде. Андый әсәрне һәркем яза алмавы көн кебек ачык. Чөнки авыр тема. Автор үзе дә шулай ди. “Алынганчы бу темага күп уйландым. Тик вакыты җитте ахыры, беркөн язарга утыргач. Илһам чишмәсе ургылып, тиз арада пьеса да туды, — дип сөйли автор.  — Гариф образының прототибы әнинең абыйсы Вагыйз абый.  Ул сугышта ротада оста йөгерешче булган, “Ботинкалар үзләре йөгерә иде, дип сөйли торган булган. Сугыштан соң 2-3 айдан Донбасс шахтасына чыгып китеп, хәбәрсез югалган. Әби: “Исән булса кайтыр”, — дип көтсә дә, кайтмаган. Авылыбызда сугыш елларында, аннан соң да, чыннан да алма бакчасы булган. Пьесаны башта 15 минутлык сәхнә әсәре итеп кенә язмакчы идем, яза башлагач ургылып китте”.

    Конкурс буенча әле спектакльләр 20 мартка кадәр дәвам итәчәк.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 6 декабрь 2019 - 13:50
      Без имени
      Коля (Ильшат Гыйниатуллин)