erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түбән Мәтәскәдә истәлекле кичә булды

Бер гаиләдән дүрт ир-егет сугышка чыгып киткән.

Кичәне алып баручы Гөлназ Гыйләҗева:

- Түбән Мәтәскә авылыннан Фәсәхи бабайның 4 баласы - Йосыфҗан, Әхмәтхан, Мәгьсүмҗан, Шакирҗан сугышка китә, - дип сөйләде. - Кичәбезнең иң кадерле кунаклары, бүгенге очрашуның төп сәбәпчеләре дә Фәсәхетдин бабайның оныклары.

Дүрт егетнең икесе сугыштан исән-сау кайткан. Шакирҗан бер аягын югалтып кайта. Өйләнә. Бер-бер артлы балалары туа. Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Рузилә ападан кала, бар да биредә. Рузилә апа күптән түгел вафат булды. Әле яңа гына Даниял Фәсәхиев белән бергә бер төркем туганнар әтиләре Шакирҗан сугышта булган урыннарны карап кайталар.

Шакирҗан абыйның кызы Нурзидә ханым шаҗәрә эшләгән. Шул турыда сөйләде. 

Фәсәхетдин бабайның тагын бер улы Әхмәтханның кызы Ләлә апа да кызлары белән биредә. Ләлә апаның энесе Илдус абыйның кызы Резедә Солтанова бик дулкынланып сөйләде: "Әхмәтхан бабай хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөрде. Күптән түгел билгеле булды: безнең Әхмәтхан бабай 1941 елның декабрендә Суслангер лагеренда авырып вафат булган икән! Бу бит коточкыч хәл! Үз илеңдә концлагерь! Гарьләнеп еладык..."

Кичә әнә шундый чыгышлар, истәлекләр, концерт номерлары белән үрелеп барды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фәсәхи бабайның иң олы улы Йосыфҗанның кызы Лена апа да кайткан.

- Әти сугышка киткәндә миңа 3 яшь булган, - дип сөйләде ул. - Без өч бала. Бүген инде үзем генә исән. 83 яшьтә.  Әти сугыштан кайтмады. Әни гомере буе көтте... 9 май минем өчен...

Лена апаның күзләре яшьләнде.

Фәсәхетдин бабайның язмышы кызганыч тәмамлана. Казанга веранда эшләргә бара. "Берничә кадагы җитмәгән. Базарга чыгып киткән, - дип сөйләде улы Шакирҗанның кызы Нурзидә. - Шунда пәлтә итәге трамвайга эләгеп, үзе дә әрәм була. Без аның каберен белмибез дә. Шунда Казанга күмелә ул". Әнә, бүген зал тулы оныклары. Тормыш дәвам итә.

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X