erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әҗәтең булса, чит илгә чыга алмыйсың

Нинди бурычлар турында сүз бара?

Суд приставлары Федераль хезмәтенең Арча бүлеге хезмәткәрләре күпфункцияле үзәктә ”Үзеңнең бурычың барлыгын бел” дигән акция үткәрде. Максаты – район халкына үз бурычлары турында алдан белеп, түләп, Яңа елга әҗәтсез керү мөмкинлеген бирү. Бу хакта шулай ук онлайн-режимда федераль хезмәт сайтыннан да белергә, түләп, квитанциясенә кадәр чыгарып алырга була.

Бурычларын түләмәүчеләр эше, белгәнегезчә, судка тапшырыла, аннан түләттерү өчен суд приставларына кадәр барып җитә. Яңа ел бәйрәмнәре, каникулларында чит илгә чыгу хыялда гына калырга мөмкин, чөнки бурычлылар өчен андый мөмкинлек чикләнелә.

Моның өчен нишләргә? Билгеле инде, чит илгә чыгу алдыннан кимендә бер атна алдан әҗәтләрне түләп бетерергә.

Нинди бурычлар турында сүз бара? Коммуналь хезмәтләр, алимент, кредит, салым, штрафлар. Алименты 10 мең сумнан артып китсә, ул кешегә чит илгә юл ябык. Ә башка алда әйтелгән бурычларга килгәндә, суммасы 30 мең сумнан артып китеп, суд карары нигезендә түләргә дип чыгарылган очракта чит илгә чыгу тыела.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X