erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Теге дөньяны күрдем..."

Безгә шундый хәбәр килеп иреште: районның космос белән бәйле “Җиһангирлар” төркеме җитәкчесе Хәлил Шәйхенур улы Гайнетдинов авырый, хастаханәдә дәвалана. Коронавирусмы, нәрсә булган?

Шалтыратып хәлен белдек, ярдәм кирәк түгелме, дип сорадык. Башта коронавирус белән авырган, Казанда дәваланган, аннан кайтып, ике ай үткәч, тагын хастаханәгә эләккән. Бу юлы район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәвалана. Хәлил Шәйхенурович белән телефон, ватсап аша аралаштык.

– Минем чир уникаль, –  дип сөйләде Хәлил Шәйхенурович. – Быел 5 апрельдә электричка поездында Казанга барганда укучым белән очраштык. Мин сезне хәзер коронавирус аша “үтерәм!” димәсенме бу! Алай булгач, мин күчеп утырам, дим. Сез нәрсә, мин бит шаярттым гына, сез минем иң яраткан укытучым, дия– дия яныма килеп утырды һәм юл буе мине мактады. Шулай сөйләшә—сөйләшә Казанга барып җиттек. 9 апрельдә температурам 39 градуска күтәрелде.  Һәм шушы температура 10 көн буе сакланды. Арча табиблары башта вирус-

ка каршы препаратлар, аннан антибиотиклар тәкъдим иттеләр. Әмма температура төшмәде. Хәл начарланды. Канның кислород белән тәэмин ителеше (сатурация) кискен кимеде, сулыш ала алмый, йөри алмас булып, поликлиникада егылдым. Мине комьпютер томографиясе аша уздырып, ашыгыч ярдәм машинасы белән Казандагы республика йогышлы чирләрне дәвалау хастаханәсенә алып киттеләр. Барып җиткәндә үлем хәлендә идем. Махсус бокска урнаштырдылар. 5 майда минем сатурация 96 процент булгач чыгардылар. Авырмаган кешенең ул 95 проценттан ким булмас-ка тиеш икән. 90 процентка төшсә, хастаханәгә барырга кирәк. Ә минем ул Казанга алып барганда 82гә төшкән иде.

– Сездә коронавирус расландымы?

– Әйе, миндә коронавирус иде. Ул бик мәкерле чир. Аны төрле кеше төрлечә кичерә. Медицина хезмәткәрләренә дә кыен. Һәр авыруга махсус дәва кирәк. Әмма дәваның уртак технологиясе бар: башта гармональ препарат, аннан соң антибиотиклар, тромбалар барлыкка килмәсен өчен канны сыегайту дарулары һ.б. Бик күп кислород кулланыла. Йөрәкне, кан составын, шикәр күләмен һәрдаим тикшереп торалар. Аеруча ашау режимы күз алдында.

– Безнең халык төрле имеш-мимешкә ышанучан.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хәзер табибларның азмы—күпме коронавирус-тан дәвалау тәҗрибәсе бар. Аларны тыңларга кирәк. Коронавирусның каян барлыкка килгәнен, нинди чир икәнен халык белми, шуңа да коронавирус белән бәйле күп кенә сорауларга җавап белемгә түгел, җыен юк-барга ышануга нигезләнгән. Бу чир турында күпмедер дәрәҗәдә белгән, ышанган кешегә җиңелрәк. Ул ышанып вакцинаны ясата.

– Ә шикләнгәннәргә нәрсә әйтәсегез килә?

– Мин коточкыч көтелмәгән очракка эләктем. Коронавирус үпкәгә нык кына зыян китерде. Мин үлем хәлендә идем. Бу коточкыч хәлне алдан күзаллаган булсам, вакцина ясаткан булыр идем. Хастаханәдән чыканга ике ай вакыт үтеп бара, ә сулыш алулар сәламәт вакыттагы кебек түгел, ул халәт кире үз урынына кайтмады. Һава җитми, эш эшләп булмый, планнар гына түгел, тормыш та кире якка үзгәрә. Организм көчсез... Сулыш алулар кискен кимеде, миндә үпкә ялкынсынуы башланды. Яңадан хастаханәгә яттым. Хәзерге вакытта Арча табиблары карамагында. Алар үзләренең эшләренә бик җаваплы карыйлар, вазыйфаларын һөнәри югарылыкта башкаралар. Медицина хезмәткәрләре коронавируска каршы көрәшнең алгы сызыгында. Без аны кызыл зона, дибез. Аларга бик зур рәхмәт.

– Казан хастаханәсе турында да берничә сүз...

– 19 апрельдән 5 майга кадәр Казанның йогышлы чирләрне дәвалаучы хастаханәсендә яттым. Авыручылар бик күп. Ашыгыч ярдәм машиналары бер—бер артлы килеп тора. 3 кешелек бокслар тулы. Күңелдә курку бетә. Теге дөньяны мин үзем күрдем. Әмма ашыкма, бу дөньяда эшләрең күп әле дип, кире кайттым. Тормыш турында уйландыра... туганнар туганмы? Дуслар дуслармы? Барысы ачыклана. Бүген Арчаның үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланам. Әлегә сулыш алу битлегеннән башка булмый...

– Хәлил Шәйхенурович, без сезнең тизрәк савыгуыгызны телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X