Арск-Информ
  • Рус Тат
  •    Тел галиме Хәй Хисмәтуллинны искә алу

    Хәй Хисмәтуллин мәдрәсәдә укыган елларында ук  әдәбият белән кызыксына башлый.

                      

          Бүген күренекле әдәбиятчы, тел галиме Габделхәй ага Хисмәтуллинның тууына  125 ел тулуны билгеләп үтәбез. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз, чөнки Хәй абый дөньякүләм танылачак шагыйрь Габдулла Тукайның ялкынлы чыгышларын тыңлаган, кайбер кичләрдә авыру Фатих Әмирхан янында утырып әңгәмә корган, Мәҗит Гафури белән бергәләп сөйләшә-сөйләшә чәй эчкән, Галимҗан Ибраһимовны күреп-белгән һәм фатихасын алган, ярсу йөрәкле Гадел Кутуй белән бергә эшләгән һәм тагын бик күп күренекле шәхесләр белән аралашкан якташыбыз. Габделхай ага гаять тыйнак, югары культуралы, сизгер кеше булган. Ул үзе белән бергә эшләгән коллективның һәр уңышына чын күңелдән сөенә белгән, аның кечкенә генә кимчелекләренә дә көенгән һәм борчылган.

         Филология фәннәре кандидаты, текстолог, педагог Хәй (Габделхәй) Хисмәтулла улы Хисмәтуллин 1895 елның 8 ноябрендә районыбызның Кысна авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне үз әтисеннән ала, ә 1908-1915 елларда Казан мәдрәсәләрендә укый, аннары үзе дә мәдрәсә мөгаллиме булып китә. Октябрь революциясеннән соң ул озак еллар халык мәгарифе системасында эшли: Арча төбәге авылларында яңа совет мәктәпләре ачу, китапханәләр, ликбезлар, ягъни укырга-язарга өйрәтү пунктлары оештыру буенча Мәмсә волостында мәгариф инструкторы була, Арча кантоны укытучыларының  кәсептәшләр берлегенә җитәкчелек итә. 1925 елны Казанга күчеп килеп, башта Татар балалар шәһәрчегендә – укыту-тәрбия бүлеге мөдире, шәһәрнең Арча кыры районында – мәгариф эшчеләренең кәсептәшләре берлеге рәисе, аннары Татар телен гамәлгә кертү курсларында,  18 нче номерлы татар урта мәктәбендә һәм 1929-1938 елларда татар рабфагында укытучы булып эшли.

         Хәй Хисмәтуллин үзенең “Үткән юллар” дип исемләнгән язмасында: “1929 елны Наркомпрос мине пединститутка белем күтәрү өчен җибәрде. Тел-әдәбият дөньясына ныклап кереп китүем әнә шул елдан башлана. Пединститутта мине әдәбият һәм тел галимнәре Габдрахман Сәгъди, Галимҗан Нигъмәти, Гали Рәхим, Җәмал Вәлиди, Галимҗан Шәрәф укытты, шулар аркылы Сәлах Атнагулов, Фатих Сәйфи, Гомәр Гали һәм башкалар белән таныштым. Шулай итеп, бу елларда педагогия институтындагы тел-әдәбият кафедрасына татарның иң танылган кешеләре тупланган булган, без шулардан дәрес алдык”, – дип горурланып искә ала.

         Сугыш алды һәм сугыш елларында Хәй Хисматуллин Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтында – гыйльми хезмәткәр, Татарстан Дәүләт музеенда әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире вазифаларын башкара, урта мәктәпләрдә тел-әдәбият укыта. 1944 елдан алып 1965 елга кадәр СССР  Фәннәр академиясенең Казан филиалы булган Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. Ул татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камал иҗатын тикшерүгә багышланган монографик хезмәте нигезендә 1949 елны диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. Якташыбызны 1957 елда СССР (Татарстан) Язучылар берлегенә кабул итәләр.          

          Әдәбият өлкәсендә хезмәт итүчеләр арасында Хәй ага Хисмәтуллинны белмәгән, аны ишетмәгән кеше бик аздыр. Хәй ага укыту-тәрбия эшенә күп көч сарыф иткән, бу өлкәдә күп һәм файдалы фәнни хезмәтләр калдырган күренекле педагог-тәрбияче. Аның шәкертләре бик күп. Кайберләре аннан төрле чорларда мәдрәсә, мәктәп, рабфак, институтларда турыдан-туры дәрес алса, икенчеләр аның күп санлы дәреслекләрен укып-өйрәнеп тормыш юлына аяк басалар. Хәй ага автор буларак катнашып төрле класслар өчен чыгарылган “Синтаксис” дәреслегенең 23 тапкыр, “Морфология” дәреслегенең 22 тапкыр басылуын искә алу да күп нәрсә турында сөйли. Хәй ага озак еллар дәвамында әдәбият дәреслекләре язу, хрестоматия төзү, башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен программалар, методик кулланмалар төзүдә актив катнашкан.

          Хәй Хисмәтуллин мәдрәсәдә укыган елларында ук  әдәбият белән кызыксына башлый. Ул  “Вильгельм Телль” исемле пьесаны төрекчәдән тәрҗемә итеп, “Мәгариф” нәшриятына тапшыра, әмма пьеса басылмый. Беренче басылган әдәби әсәре –“Чик саклаганда” хикәясе. Ул 1925 елны “Безнең юл” журналында “Хисмәт” имзасы белән дөнья күрә. Әйтергә кирәк, бу хикәя аның әдәби иҗат өлкәсендәге соңгы тәҗрибәсе, соңгы талпынуы була. Хикәяче булу теләге шуның белән сүнә, мәгәр аңарда әдәбиятны өйрәнү, тәнкыйтьче булу теләге уяна. Хәй аганы әдәбият дөньясында хаклы рәвештә таныткан өлкә - ул аның татар әдәбияты тарихын, язучыларның иҗатын өйрәнүдәге озак еллардан бирле дәвам итеп килә торган нәтиҗәле эшчәнлеге. Әдәбиятчы галимнең Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Закир Һади, Фатих Кәрими, Сәгыйть Рәмиев, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал һәм башка күренекле классикларның әсәрләрен текстологик яктан хәзерләп, укучыларга җиткерүгә гаять күп көч куйганын аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Тукай әсәрләрен хәзерләү өстендә генә дә ул 20 елдан артыграк, 1933 елдан  1955 елга кадәр эшли. 1950-60 нчы елларда ул Каюм Насыйри һәм Шиһап Мәрҗаниның сайланма әсәрләрен хәзерләүдә катнаша, Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Гомәр Толымбай әсәрләрен туплап чыгара.

          Хәй аганың әдәбият тарихын өйрәнүгә караган хезмәтләре дә күп. Ул 1954 елда “ХХ гасыр башы татар әдәбияты”, 1960 елда “Татар совет әдәбияты тарихы”, 1963 елда “Борынгы татар әдәбияты” кебек коллектив хезмәтләрне язуда катнаша.

         1965 елга кадәр Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләп Хәй ага  лаеклы ялга китә. Әмма ул пенсиягә чыккач та каләмен кулыннан төшерми, эшен дәвам итә. Якташыбызның 1968 елда “Шиһабетдин Мәрҗани”, 1969 елда “Галиәсгар Камал” исемле китаплары басылып чыкты,  “Фатих Кәрими” дигән хезмәте дөнья күрде.

        Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Хәй Хисмәтуллинның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү максатында аның Казан шәһәрендә яшәгән фатирында булдык. Анда аның 1923 елда туган кызы  Ләйлә апа һәм оныгы Наилә яши иде. Без бергәләп Габделхай абыйның шәхси документларын, аның иҗаты белән бәйле китапларны, газета-журналларда чыккан материалларны барладык.  Алар безгә 1943, 1948 елларда басылган Габдулла Тукайның әсәрләре тупланган ике томлык академик басмасын, 1955-1956 елларда басылган дүрт томлыгын музейга  бүләк иттеләр. Хәй Хисмәтуллин ике томлыкка Габдулла Тукайның аерым китапларда, газета-журналларда басылган шигырьләрен, поэмаларын, әкиятләрен бер үзе бөртекләп туплый һәм шулай итеп Тукайның иҗатын тирәнтен өйрәнә башлауга юл ача. Ә дүрт томлыкны Хәй Хисмәтуллин Якуб Агишев белән бергә тагын да тулыландыралар һәм халыкка җиткерәләр. Аларның күп еллар башкарган хезмәтләре нигезендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның биш томлыгы, ә 2016 елда алты томлыгы дөнья күрде.  Ләйлә апа, ул үзе дә химия фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия ,  әтисе турында: “Әти бик әйбәт кеше иде, мин нинди сорау бирсәм дә, ашыкмыйча җавап бирде. Аның бастырып чыгарган дәреслекләрен, мәкаләләрен кызыксынып укып бара идем. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен үзлегемнән өйрәндем, ул елларда алар мәктәпләрдә күп кулланылды. Бездә Габдулла Тукай, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов һәм башка язучыларның әсәрләре бик күп иде, мин аларны яратып укыдым. Бүген дә татар телендә иркен сөйләшәм, мин аның өчен әтиемә рәхмәтле.

          Әти әниемне бик ихтирам итте, алар бер-берсен бик хөрмәтләп яшәделәр.

    Әти Арча районында китапханәләр ачуда катнашкан, ятим калган балалар өчен 50 урынлы балалар йортлары оештырган. Әни белән алар икесе дә Кысна авылыннан булганлыктан, әти әнине балалар йортына эшкә чакырган. Ә ул вакытта әнием Маһруй кызлар гимназиясен тәмамлаган булган. Аннан соң  әни гомер буе мәктәптә математика укытты. Бик авыр елларда яшәдек бит. Әтинең бертуганнары репрессия корбаннары булганлыктан, аларның балалары бездә яшәделәр, әти аларны бик кызгана иде, киң күңелле кеше буларак аларга һәрвакыт ярдәм итеп яшәде. Егет чагында Ташкентта яшәп кайтканлыктан булгандыр инде, әти пылауны бик тәмле итеп пешерә иде. Аны ашап караган туганнар әле дә сагынып сөйлиләр.

    Реклама

          Сугыш елларында мин химика-технология институтында укыдым. Көндез укыдык, төнлә заводта эшләдек. Безне Ленинградтан күченеп килгән профессорлар укытты. Институтта укыганда әти үзенең киңәшләре белән миңа бик теләп ярдәм итте”,– дип искә алды. Ни кызганыч, Ләйлә апа  безнең арада юк инде, ул узган ел вафат булды.

          Оныгы Наилә дә физика-матемтика фәннәре кандидаты, ул да: “Мин аның янында йөреп укырга өйрәндем. Ул мине мәктәптән каршы ала, дәрес әзерләгәндә кирәк булганда, булышып җибәрә иде. Татар телендә иркенләп сөйләшә алуым да, дәү әтиемнең тырышлыгы. 35 ел педагогия институтында информатика фәнен укыттым, лекцияләремне татар телендә дә иркенләп үткәрә идем”, –  дип горурланып сөйли.  

          Алар музейга Хәй Хисмәтуллинның хезмәт кенәгәсен, филология фәннәре кандидаты булуы турындагы документның күчермәсен, хатларын, төрле елларда төшкән фотоларын, башкарган хезмәтләренең тулы исемлеген,  язып барган көндәлекләрен, бүләк ителгән өстәл сәгатен, яратып тагып йөргән галстугын һәм башка истәлекле әйберләрен тапшырдылар. Безнең өчен бигрәк тә якташыбызның 1932 елда латин графикасында чыгарылган “Дөрес язу күнекмәләре”, 1941 елда басылган “Тыныш билгеләре һәм күнегүләр” китаплары, татар теле грамматикасы буенча язылган дәреслекләре музей фонды өчен бәяләп бетергесез экспонатлар булдылар.

           Татар филология белеменең күренекле вәкиле, фәннәр кандидаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Габделхәй ага Хисматуллинның илле еллык бай иҗади хезмәт юлы хәзерге татар телен, әдәбиятын, классик язучылар мирас итеп калдырган зур байлыкны һәм борынгы әдәбиятыбызның язма истәлекләрен өйрәнү белән аерылгысыз бәйләнгән. Габделхай аганың шул мәсьәләләр турында йөзгә якын мәкаләләр, китаплар, җыентыклар бастырып чыгаруы аның искиткеч тырышлыгын, бөтен рухи һәм физик көчен иҗади хезмәткә багышлавын бик ачык раслый.

         Авылда туып-үскән, үз тырышлыгы белән белем алган, гомере буе татар телен саклауга зур өлеш керткән Габделхәй ага Хисмәтуллинны без татар филологиясен үстерү өчен армый-талмый эшләве һәм күпләгән хезмәтләр иҗат итүе өчен дә, шулай ук кешеләргә яхшы мөнәсәбәте, үз белеме белән һәрвакыт уртаклашырга хәзер булуы, самими эчкерсез характеры, киң күңеллелеге өчен дә хөрмәт итеп, олылап искә алабыз.

     

         “Казан арты” тарих-этнография музее

     директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

     

     

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: