erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Теләчедән Арчага 5 чемпион җиңү яулап кайтты

Арчалар булдыра!

29 нчы гыйнвар көнне Теләчедә 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында  Габдрахманов Р.А. призына  көрәш буенча район беренчелеге булып үтте.  Ярышларда Балык Бистәсе, Саба, Кукмара, Лаеш, Арча, Теләче районнарыннан  130 лап көрәшче катнашты.  Тренер Марат  Сәлахов  җитәкчелегендә  “Арча” спорт мәктәбе көрәшчеләре дә   уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Үз үлчәү авырлыкларында Муратов Динияр (АПК, тренеры Фазылзянов Илшат), Хәйретдинов Ранил (АГТТ, тренеры Сәлахов Марат),  Фәйзрахманов Рүзәл (Ашытбаш мәктәбе, тренеры Сәлахов Марат.), Фәйзрахманов Аяз (Ашытбаш мәктәбе, тренеры Сәлахов Марат.), Минһаҗев Эдуард (Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров Илүс.) чемпион булдылар.

 Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән  Хәкимуллин  Нияз һәм Искәндәров Ильяс (тренерлары Хидиятуллин Фәнил) пьедесталның 2 нче баскычына күтәрелделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ахунов Самир (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренеры Хидиятуллин Фәнил), Сөнгатуллин Рушан (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренеры Хидиятуллин Ф.), Вәлиәхметов Әмир (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Рәис.), Фәйзрахманов Райнур (АПК, тренеры Сәлахов М..) өченче урынга лаек булдылар.

Барлык призерларга да медаль,грамота һәм акчалата  бүләкләр тапшырылды, ә чемпионнар әле, моңа өстәп,  кубокка да ия булдылар. Командалар арасында Арча районы җыелма командасы икенче урынны алды һәм диплом, кубок  белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X