erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Телебез – милли байлыгыбыз

Татар авылларында, татар гаиләләрендә татар милләтенең киләчәге тәрбияләнә

 

12 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Арча районында булды.

Ул район мәдәният йортында унбер районның башлыклары, район башкарма комитеты җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәгариф һәм мәдәният идарәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Марат Әхмәтов киңәшмәне ачканда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның “Ватаным Татарстан” газетасында басылган “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән татар халкының үсешенә һәм татар телен саклауга багышланган программа мәкаләсенең татар җәмгыятендә актив тикшерелүен һәм андагы идеяләрнең халыкта киң яклау табуын билгеләп үтте.

– Татар теле проблемасы дистә еллар дәвамында җыелып килде һәм соңгы вакытта бигрәк тә катлаулы төс алды, — диде Марат Әхмәтов. — Вакыт һәм тормыш татар теленең  татардан башка берәүгә дә кирәк булмавын раслады. Телебезне сак-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

лап калу тик үзебездән тора. Аны читтән килеп беркем дә якламаячак. Татар теленең бүгенге проблемасы — күпләгән милләттәшләребездә телебезгә карата рухи ихтыяҗның кимеп баруы, аңа милли горурлыгыбыз, әти-әниебезнең теле итеп карау түгел, “Миңа ул тормышта нәрсә бирә?” дигән мөнәсәбәт. Милләт өчен бу бик куркыныч.

Марат Әхмәтов район башлыкларына, мәгариф, мәдәният идарәләре җитәкчеләренә аерым мөрәҗәгать итте. Муниципаль һәм җирле власть органнары милли мәгариф, тәрбия, мәдәният, халык традицияләре проблемаларына яңача карарга тиешләр. “Утыз кешелек комиссия генә боларның барысын да кире кайтара, торгыза алмый, — диде ул. — Дәүләт, муниципаль органнарның һәм бөтен җәмгыятьнең бергәләп максатчан эш алып баруы кирәк. Халык традицияләрен һәм телне саклауның иң ныклы терәге — ул татар авылы”.

Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе җитәкчеләргә кешеләр белән аралашканда, җыелышлар алып барганда, очрашуларда һәм җыеннарда туган телгә ешрак мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Шәхси үрнәк туган телне саклауда, үстерүдә аеруча мөһим. Без көчле, белемле халык, безнең һәрберебез ике дәүләт телен камил белергә тиеш.

Марат Әхмәтов бу көнне Наласа авылында дәүләт программалары буенча төзелгән объектлар белән танышты, халык белән очрашты, Арча элеваторында, “Ак барс” агрокомплексы”нда булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X